«Китаплы теремкәй» Әкияти сәяхәт (6+)

16 гыйнвар көнне 8 нче санлы балалар китапханәсендә, «Алдынгы китап укучы: укыйбыз, өйрәнәбез, иҗат итәбез!» программасы кысаларында, «Китаплы теремкәй» исемле әкияти сәяхәт узды.

IMG_1950
IMG_1956
IMG_1958
IMG_1953
IMG_1963

Чара «Әкияттә кунакта» дигән китап күргәзмәсе белән танышудан башланды. Китапханәче балаларга әкият төшенчәсе, аның төрләре һәм жанрлары турында мәгълүмат бирде. Яшь китап сөючеләр әкиятләрнең яхшы күңелле, кыю, намуслы, ярдәмчел булырга һәм бер-береңә булышырга өйрәтүе турында белде. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән видеопрезентация ярдәмендә танып белү викторинасы үткәрелде. Балалар әкиятләр буенча фикер алышуда актив катнашты, аларның сюжетларын чагыштырды, төрләрен ачыклады һәм төп геройларны атады. Укучылар вакытларын бик күңелле һәм файдалы итеп уздырды, бик теләп өйләрендә уку өчен китаплар сайлап алды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: