«Әкияткә янә ишек ачылыр һәм чыршыда утлар кабыныр»: әкияти-әдәби сәгать (6+)

18 декабрь көнне 15 нче санлы китапханә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Әкияткә янә ишек ачылыр һәм чыршыда утлар кабыныр» исемле әкияти-әдәби сәгать уздырды.

2
3
5
4
6
20191218_125436

Балалар ни өчен Яңа ел бәйрәмен яратулары һәм аны өйләрендә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. А.Ткаченконың «История новогодней елки» китабыннан өзекне тыңлап, укучылар Яңа елны бәйрәм итү тарихы, гореф-гадәтләре һәм чыршы бизәү ысуллары белән танышты. Чараны «Әдәби чыршы» уены дәвам итте. Ботаклардан исемнәрне өзеп алып, балалар С.Маршакның «Двенадцать месяцев», В.П.Одоевскийның «Мороз Иванович», Г.Х.Андерсенның «Два мороза», «Морозко», «Ель», «Снежная королева», «Снеговик», абыйлы-энеле Гриммнарның «Госпожа Метелица» кебек яраткан әкиятләрен искә төшерде. Укучылар «Әкиятләрдә кыш» видеовикторинасында һәм А.Фрелихның «Кыш кая югалды?» китабыннан өзекне сәхнәләштерүдә дә бик шатланып катнашты. Балалар өчен «Ап-ак кыш әкияте» исемле китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара «Зима в Простоквашино» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: