Балалар өчен әкият кунакханәсе «Куянкай өе» әкиятен карарга чакыра (0+)

Кадерле дуслар, без янәдән сезне әкияти кунакханәбезгә чакырабыз. Нәни йорт хуҗасы Кузя сезнең өчен яңа әкият әзерләп куйды. Ул төлкеләрне ярата һәм шунлыктан әкият герое бу юлы да – хәйләкәр төлке.

Җирән алдакчы төлке — халык әкиятләрендә очрый торган иң яраткан һәм популяр геройларның берсе. Үзенең җитезлеге, тапкырлыгы һәм кыен хәлдән чыга белүе белән укучыларның күңелен яулый ул. Шулай да, төлке һәрвакытта да уңай персонаж түгел. Аңа шулай ук мәкерлелек, оятсызлык һәм хыянәт кебек сыйфатлар хас.

Төлке турында әкиятне укып, халыкның үзендә һәм җәмгыятьтә нәрсәне тәнкыйтьләве аңлашыла. Төлке һәм башка җәнлекләр үрнәгендә мактанчыклык, наданлык, ялагайлык һәм явызлык мыскыл ителә. 

Балага әкиятне укып яисә безнең курчак спектаклебезне карап, алардагы күп еллар элек халык тарафыннан салынган тирән һәм мөһим идеяләрне төшендерергә тырышыгыз.

Сезне ВКонтактедагы төркемебездә «Сообщество Детский клуб Всезнайка» әкият кунакханәсендә көтеп калабыз.

Поделиться: