Хәйрия көне #ЮмартСишәмбе (0+)

Россия Федерациясендә 2016 елдан Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә #ЮмартСишәмбе #ЩедрыйВторник уза. #ЮмартСишәмбе – бөтендөнья хәйрия көне, аның төп максаты – хәйрия эшчәнлегенә җәмәгатьчелек игътибарын һәм күпсанлы кешеләрне җәлеп итү.
#ЮмартСишәмбедә теләсә кайсы сәяси булмаган оешмалар һәм аерым кешеләр катнаша ала. Катнашучылар акциянең форматында, максатларында һәм матди ярдәмне җыю эшендә ирекле эш алып бара ала. Компанияләргә #ЮмартСишәмбе үз социаль эшчәнлегенә өстәмә игътибарны җәлеп иттерергә, хезмәткәрләр арасында волонтерлыкны активлаштырырга мөмкинлек бирә. Коммерцияле булмаган оешмалар әлеге көнне  фандрайзинг өчен, яңа донорлар һәм волонтерларны җәлеп итүдә куллана. 
Проектның җитәкчесе – «Хәйрия культурасы» хәйрия фонды, аның эшчәнлеге Россия Федерацисендә хәйриячелекне үстерүгә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
2024 елда #ЮмартСишәмбе 3 декабрь көнне үткәрелә. #ЮмартСишәмбе инициативасы кысаларындагы чараларны 2024 елның 25 ноябреннән 10 декабренә кадәр уздырырга киңәш ителә.
#ЮмартСишәмбе#ЩедрыйВторник иҗтимагый инициативасын уздыру буенча кулланма

https://givingtuesday.ru/about

 

 

 

Поделиться: