Шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу (6+)
23
Октябрь 2019
Чәршәмбе
22 октябрь көнне Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен шагыйрь Рәшит Бәшәр белән очрашу узды. Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды. Рәшит Бәшәр, тормышында булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп, кызларны һәм малайларны көлдерде. Шагыйрь укучылар янына буш кул белән килмәгән, шигъри күчтәнәчләрен – шигырьләрен алып килгән. Укучылар дә шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләде, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, ә җаваплар бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Рәшит Бәшәр китапханәгә үзенең яңа чыккан китабын бүләк итте. Очрашу бик җанлы һәм күңелле узды. |