«Шәҗәрәдә – гаиләм тарихы» кичәсе (16+)

Шәҗәрә
Шәҗәрәдә -гаиләм тарихы 2
Шәҗәрәдә гаиләм тарихы 1

19 февральдә 12 нче татар китапханәсе педагогия көллияте студентлары өчен «Шәҗәрәдә – гаиләм тарихы» дигән кичә уздырды. Кичәгә туган якны, төбәк генеологиясен өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеге белән танылган журналист, шәҗәрәче – Дамир Шәйхетдинов чакырылган иде.
Китапханәче студентларга ыру-кабилә тарихына бәйле вакыйгалар, нәсел-нәсепнең таралуы, ата-бабалар исемлеге теркәлгән кулъязма истәлекләр, ягъни шәҗәрәләр турында сөйләде, презентация күрсәтелде.
Бу кирәкле дә, кызыклы да эш белән шөгыльләнүче, күп вакытын Казан, Уфа архивларында уздыручы журналист үз чыгышында зыялы шәхесләрнең нәселен өйрәнү тәҗрибәсе, буыннан-буынга килгән ядкарьләр, истәлекләр турында сөйләде, туганнарыбызны табу, әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыю бик катлаулы эш икәнен искәртте, студентларга үзе төзегән шәҗәрәләр хакында бәян итте. Студентлар һәм укытучылар кунакны зур кызыксыну белән тыңладылар, аңа үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: