«Шигырь белән кышны каршылыйк» челтәр акциясе (0+)

Бесплатно

2020 елның 3 декабреннән 2021 елның 15 гыйнварына кадәр «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе «Шигырь белән кышны каршылыйк» челтәр акциясендә катнашырга чакыра.  
Акциядә, кайда яшәвенә карамастан, 3 яшьтән алып 10 яшькәчә балалар – «ВКонтакте» социаль челтәрен кулланучылар катнаша ала.  
Акциядә катнашырга теләүчеләр түбәндәге шартларны үтәргә тиеш:
– ВКонтакте социаль челтәрендә https://vk.com/club138025982 (Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе) һәм «Шигырь белән кышны каршылыйк» https://vk.com/public200653176 төркемнәренә кушылырга;
– кыш һәм Яңа ел бәйрәмнәре турында шигырьне китаптан укыганны видеога төшерергә;
– видеоны ВКонтакте социаль челтәрендә, «Шигырь белән кышны каршылыйк» акциясе төркемендә https://vk.com/public200653176 оештыручының исемен (Татарстан Республикасының Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе) күрсәтеп урнаштырыла;
–  язма #Встретимзиму#библиотекиЧелнов хэштеглары белән бирелергә тиеш;
– гаризаны, «Шигырь белән кышны каршылыйк» дип билгеләп, biblio_cdb@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Акциянең нигезләмәсе

«Шигырь белән кышны каршылыйк» челтәр акциясендә катнашу өчен гариза

Өлкә (төбәк, республика):__________________________________________________
Торак пункт (район, авылның тулы исеме):____________________________________
Акциядә катнашучының ФИО:_______________________________________________
Язмага сылтама (аны бар кеше дә укый алырга тиеш):___________________________
Элемтә һәм катнашучы Дипломы алу өчен электрон почта адресы:
_______________________________________________________________________

 

Поделиться: