Сәнгать бүлегендә «#АлгаЧаллы» челтәр акциясе узды (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге 1 августтан 15 августка кадәр Шәһәр көненә багышланган «#АлгаЧаллы» исемле челтәр акциясе уздырды. Акциядә Чаллының иҗади шәхесләре аеруча актив катнашты. Рәссамнар шәһәр күренешләрен сурәтләгән рәсемнәрен һәм график эшләрен, ә студиягә йөрүче укучылар – пленэр рәсемнәрен тәкъдим итте. Катнашучыларның рәсемнәре Автокаланың истәлекле урыннарын искә төшерергә, әйләнә-тирә якка карап, шәһәребезнең нинди яшь һәм матур булуын аңларга мөмкинлек бирде. Шагыйрьләр һәм музыкантлар үзләренең шәһәргә багышланган иҗат әсәрләрендә аның тарихы һәм аңа нигез салучыларны искә төшерде. Барлык катнашучыларның эшләрен сәнгать бүлегенең ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә карый аласыз https://vk.com/public174645654 Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 70-02-26 Электрон почта: cbs-art@mail.ru
|