«КИТАП УКУНЫ АЛГА ЭТӘРҮ: ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАП, ЯҢАНЫ ЭЗЛИБЕЗ» семинары (18+)

8 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китап укуны алга этәрү: гореф-гадәтләрне саклап, яңаны эзлибез» дигән семинар уздырылды.
Шәһәр үзәк китапханәсенең методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Миронова Д. Н. хәзерге заман китапханәсенең мәдәни-ял итү үзәге буларак эшчәнлеге роле, анда кешеләрнең очрашып, фикерләр белән уртаклаша алуы һәм төрле мәдәни чараларда катнаша алуы турында сөйләде. Ул шулай ук 2023 елда «ҮКС» МБУнең эш нәтиҗәләре һәм ирешкән уңышлары белән уртаклашты. Төрле проектлар һәм фестивальләр ярдәмендә китапханә шәһәрдәшләрне үзенә җәлеп итә алды һәм аны очрашу өчен кызыклы урын итте. 
Методист Закирова С. Т. китапханәләр уздыра торган бәйгеләр турында сөйләде һәм аларны уңышлы оештыру буенча киңәшләр бирде. Ул бәйгеләр уздыруның китапханәгә яңа укучыларны тартуда ярдәм итүен һәм катнашучыларның иҗади фикерләвен үстерүен билгеләп үтте. 
Методист Гыйльмуллина А. Ф. тарафыннан балалар һәм яшьләр өчен уздырылучы чараларның яңа формалары буенча консультация әзерләнде, китап укуны актив рәвештә алга этәрүдә кызыклы идеяләр тәкъдим ителде. 
Сәнгать бүлеге мөдире Гыйльметдинова Н. Б. «Кото-фест» дигән исем астында фестиваль уздыру тәҗрибәсен тәкъдим итте. Ул үз эченә төрле яшьтәге укучылар өчен күргәзмәләр, мастер-класслар һ.б. чараларны алган фестиваль программасын җентекләбрәк тасвирлап бирде.

увапууапу
Программа семинара 08.02.2024
Миронова Д.Н.
Закирова С.Т.
Гильмуллина А.Ф.
Гильмутдинова Н.Б.
Гатиева Г.И.
Асанова Н.С.
Петрова Е.Е.
Фахруллина Г.М.

14 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Гатиева Г. И. китапханә чараларын оештырганда һәм уздырганда ком анимациясен куллану мөмкинлеге турында сөйләде. Ул әлеге ысулны куллануда үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, аның укыганны аңлауны яхшыртуда булышуы һәм вак моториканы гына түгел, ә гомуми хәрәкәт координациясен, шулай ук балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрнең фантазиясен һәм кузаллау сәләтен үстерергә ярдәм итүе турында әйтте. 

Семинарны тыңлаучылар балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны алга этәрүнең уңышлы формасы буларак клуб эшчәнлеге оештыру буенча хезмәттәшләренең тәҗрибәсе белән танышты. 8 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Асанова Н. С. 6-12 яшьлек балалар өчен «Яшь китап сөючеләр» ял көне клубы турында сөйләде. Очрашулар уеннар, мастер-класслар, коллектив иҗади эшләр белән алып барыла. 
11 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Петрова Е. Е. «ЛУЧ» яшүсмерләр клубын оештыруы буенча үз эше турында сөйләде. Ул яшүсмерләр арасында китаплар буенча фикер алышулар оештыру һәм тәнкыйди фикерләү күнекмәләре үстерү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. 
Семинар азагында шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Г. М. китапханәләрнең библиографик һәм мәгълүмат эшчәнлегендә заманча юнәлешләр турында сөйләде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: