«PROНЕЙРОЧЕЛТӘРЛӘР: сыйфатлы контент һәм җәлеп иткеч формат» семинар-практикум (18+)

27 февраль көнне шәһәр үзәк китапханәсендә китапханә системасы хезмәткәрләре өчен «PROНЕЙРОЧЕЛТӘРЛӘР: сыйфатлы контент һәм җәлеп иткеч формат» дигән семинар-практикум узды. 
Шәһәр үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге мөдире Винокурова Анастасия Александровна тыңлаучыларга нейрочелтәрләрнең нәрсә аңлатуы, һәм аларны китапханәләр эшендә ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйләде. Чыгышта төп игътибар Яндексның «Шедеврум» нейрочелтәренә бирелде. Анастасия Александровна текст яки сурәтне ничек итеп генерацияләргә икәнен адымлап күрсәтте һәм шулай ук әлеге ясалма интеллектның үзенчәлекләре турында сөйләде. 

Нейрочелтәрләр темасын 24 нче китапханә мөдире Каткова Галина Валерьевна дәвам итте, ул тыңлаучыларны текст генераторлары, аларның эш принцибы һәм мөмкинлекләре белән таныштырды. Шулай ук ул нейрочелтәрдә кирәкле нәтиҗә алу өчен сорауны ничек бирергә икәнен җентекләп аңлатты. 
Семинарның киләсе блогы «Пушкин картасы» һәм «PRO.Культура.РФ» кебек мәйданчыкларда еш очрый торган хаталар өстендә эшкә багышланды. Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлеге китапханәчесе Никифорова Татьяна Аркадьевна «Пушкин картасы» платформасында язмаларны урнаштыру таләпләрен тагын бер кат искә төшереп кенә калмады, ә әлеге тема буенча хезмәттәшләрендә килеп туган сорауларга да җавап бирде. 
Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Кузнецова Ләйсән Илнур кызы PRO.Культура.РФ. сайтында бастырып чыгарылган чараларга анализ ясады, нинди хаталарны төзәтергә һәм киләчәктә әлеге платформа өчен текстларны әзерләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. 

ytqhjctgnm
IMG_0056
IMG_0057
IMG_0061
IMG_0062
IMG_0076
IMG_0081
IMG_0085
IMG_0087

14 нче санлы китапханә хезмәткәре Ирусланова Регина Алисовна «CapCut» программасында видеороликларны монтажлау серләре белән уртаклашты. Үзенең монтажлау тәҗрибәсе, әлеге видеоредакторны кулланганда килеп туган проблемалар турында сөйләде. Шулай ук видео ясаганда теге яки бу коралны ничек кулланырга кирәклеген мисалда күрсәтте. 
Үзәк китапханәнең автоматлаштыру бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Хәмитова Ләйлә Габделбәр кызы библиотека-челны.рф. сайты өчен фотоларны эшкәртү һәм текстларны язу кагыйдәләре турында сөйләде. Ул бәйге һәм чараларның афишаларын ясауга аерым игътибар бирде. Нинди төсләр һәм шрифтлар кулланырга икәнен аңлатты, шулай ук афишаларда нинди элементларның булырга тиешлеге, ә нәрсәне гомумән кулланмаска икәне турында сөйләде. Семинарны тыңлаучылар белән бергә уңышлы һәм уңышсыз килеп чыккан афиша үрнәкләрен карадылар. 
Семинар азагында барлык китапханәләргә һәм Үзәк китапханә бүлекләренә «Китапханәче яза: библиотека-челны.рф, PRO.Культура.РФ, Пушкин картасы өчен текстлар язу кагыйдәләре» дигән буклетлар таратылды, алар алда әйтеп кителгән платформалар өчен фото һәм язмаларны әзерләгәндә ярдәмче булачак.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: