«Мәгълүмати культура: традицияләр һәм инновацияләр синтезы» семинар-практикумы (18+)

12 мартта Шәһәр үзәк китапханәсендә «ҮКС» МБУ структур тармаклары җитәкчеләре һәм китапханәчеләре өчен «Мәгълүмати культура: традицияләр һәм инновацияләр синтезы» дигән семинар-практикум оештырылды.
Сәламләү сүзе һәм система китапханәләре эшчәнлеге турында доклад белән белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Г.М.Фәхруллина чыгыш ясады. Ул укучыларның мәгълүмати-библиографик грамоталылыгын булдыру буенча эштә төп юнәлешләрне билгеләп үтте. 
Цифрлы иҗатка багышланган чыгышлар катнашучыларда аерым кызыксыну уятты.  
Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д. Н. Миронова китапханәләрнең цифрлы иҗат өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты: виртуаль китап күргәзмәләре, буктрейлерлар, онлайн-викториналар.

photo_5303316637060634174_y
photo_5303316637060634165_y
photo_5303316637060634121_y
photo_5303316637060634068_y
photo_5303316637060634046_y
photo_5303316637060634030_y
photo_5303316637060634183_y

Семинарның гамәли өлеше мастер-классларга бай булды. Әйдәп баручы библиограф Р. Ә. Борһанова, PowerPoint программасы мөмкинлекләрен күрсәтеп, буктрейлерлар ясау серләрен ачты.
әйдәп баручы библиограф Г. М. Хәбибуллина визуаль контент булдыруның заманча кораллары — Flyvi һәм Gamma сервислары буенча мастер-класс үткәрде.
Автоматлаштыру бүлеге китапханәчесе А. И. Мөхәммәтҗанова сурәтләрне генерацияләү өчен Supa сервисы мөмкинлекләре белән таныштырды һәм «Чаллы-КамАЗ: хәрәкәттә көч!» web-проекты турында сөйләде.
14 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Р. А. Ирусланова социаль челтәрләрдә китапханәне алга этәрүнең нәтиҗәле ысуллары белән уртаклашты.
Семинар һөнәри диалог рухында үтте. Катнашучылар теоретик белемнәр алып кына калмады, ә укучыларны җәлеп итү һәм сыйфатлы контент булдыру өчен көндәлек эшләрендә куллана алырлык гамәли коралларны да үзләштерде.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: