«Китапханә фонды: оештыру һәм сакланыш» семинар-практикумы (18+)

16 май көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Китапханә фонды: оештыру һәм сакланыш» темасы буенча чираттагы дәрес узды. 
Семинар-практикум «ПрофиКласс» яшь китапханәче мәктәбе кысаларында оештырылды.
Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге мөдире Е. В. Андросова китапханәчеләргә бүлекнең эчке эше үзенчәлеге турында сөйләде: әдәбиятны техник эшкәртү, китаплар, журналлар, газеталар һәм башка мәгълүмат чыганакларын исәпкә кую. Китапханәнең инвентарь китабы, китапханә фондын суммар исәпкә алу китабы, ББК (китапханә-библиографик классификация), автор таблицалары һ.б. әһәмиятле документлары белән таныштырды.
Практикумда катнашучылар китапханә фондының ничек формалашуы турында күзаллаулар булдырды, китапларны кабул итү һәм кулланудан төшерү эше, китапханә фондының документлар барлыгын тикшерү этаплары белән танышты.  

апыапыпв
6001
600

Әйдәп баручы китапханәче Е. П. Минаева тарафыннан вакытлы матбугат басмалар исәбен алып бару буенча киңәшләр бирелде.  
Китапларны туплап бәйләү буенча мастер-классны китапханәче З. Х. Нигъмәтуллина уздырды.
Әйдәп баручы китапханәче Е. А. Брилева АБИС «Руслан» программасының тикшерү базасы белән таныштырды. 
Әдәбиятны туплау һәм эшкәртү бүлеге белгечләре барлык бирелгән сорауларга җавап бирде. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: