«Планлаштыру – уңышка омтылу: 2026 елда китапханәләр эше» семинары (18+)

17 сентябрьдә шәйәр үзәк китапханәсендә «ҮКС» МБУнең структур тармаклары җитәкчеләре өчен «Планлаштыру – уңышка омтылу: 2026 елда китапханәләр эше» дигән семинар-киңәшмә узды.

Миронова Д.Н.
Гильмуллина А.Ф.
Недопекина О.И,
Янмурзина А.Я.
photo_5357539130290075880_y

Семинар барышында китапханә белгечләре 2026 елга эшчәнлекне планлаштыру буенча методик тәкъдимнәр алды. 
Методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире Д. Н. Миронова китапханәчеләр киләсе елга эшне планлаштырганда искә алырга тиешле төп темаларны һәм юнәлешләрне билгеләп үтте. 
Методист А. Ф. Гыйльмуллина китапханәләрдә узучы мәдәни-агарту чараларының заманча формаларына күзәтү ясады, бу семинарда катнашучыларга чаралар оештыру һәм катнашучыларны җәлеп итү өчен яңа идеяләр алырга мөмкинлек бирде. 
Белешмә-мәгълүмат бүлегенең әйдәп баручы китапханәчесе Р. А. Бурганова тарафыннан «2026 елның әһәмиятле һәм истәлекле даталары: вакыйгаларга бай елны ничек планлаштырырга» дигән консультация әзерләнгән иде.
Әдәбият тарихы музее мөдире А. Я. Янмурзина Чаллының юбиляр язучылары һәм 2026 елның туган якны өйрәнү даталары турында сөйләде. 
Директор урынбасары О. И. Недопекина хезмәттәшләрне «Җиңү җырын җырлый шагыйрьләр, алар халык данын яулады…» исеме астында Г.Тукай исемендәге республика шигырь укучылар бәйгесе уздыру регламенты белән таныштырды.
Семинар эше бай һәм файдалы булды. Катнашучылар үз эшләрен яхшырак планлаштырырга һәм уңышка ирешергә ярдәм итәрлек бик күп файдалы мәгълүматлар алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: