«Муниципаль һәм мәктәп китапханәләре хезмәттәшлегенең перспектив модельләре» семинары(18+)

13 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә мәктәп һәм муниципаль китапханәләре белән берлектә оештырылган семинар узды. Чара «Муниципаль һәм мәктәп китапханәләре хезмәттәшлегенең перспектив модельләре» дигән темага багышланды.
16 нчы санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Степанова Оксана Николаевна тарихи-патриотик тәрбия бирүгә инновацион якын килүләрне тәкъдим итте. Ул тарихи хәтерне саклау һәм яшьләрне тарихны өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән чаралар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Бөек Ватан сугышы турында чараларга, шул исәптән яшүсмерләргә тарихны эмоциональ кабул итәргә ярдәм итүче «кереп чуму» технологиясенә аерым игътибар бирелде. 
34 нче мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге мөдире Нурмөхәмәтова Наталья Юрьевна уен методикаларын укучылар арасында укуга кызыксынуны арттыру өчен куллану турында сөйләде. Уңышлы уеннар: укуга кызыксыну тудыручы, зиһенлелек һәм иҗади күнекмәләрне үстерүче квестлар, викториналар, өстәл уеннары тәкъдим ителде. Барлык яшьтәге укучыларны җәлеп итүче һәм китапханәнең популярлыгын үстерүче интерактив һәм онлайн уеннарга басым ясалды. 

Айс
Анастасия
Ася
Дарья
Екатерина
Наталья
Оксана
Сария
Яна
Общ
Общ с дипломами

6 нчы санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Шәймәрданова Дарья Сергеевна «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул китапханәләрнең әлеге инициативаны яшьләрне мәдәни чараларга, шул исәптән әдәби кичәләргә, квестларга, мастер-классларга һәм патриотик дәресләргә җәлеп итү өчен кулланулары турында сөйләде.  
33 нче мәктәпнең китапханә мөдире Бисерова Екатерина Алексеевна коллектив иҗади эшчәнлек аша укуга кызыксыну булдыру буенча эш тзҗрибәсен тәкъдим итте. Әлеге эш кысаларында укуны мониторинглау, интерактив чаралар һәм проектлар, мәсәлән, мәктәп укучыларында китап укуга кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән «Чаллы язучылары балаларга» виртуаль күргәзмәсе кебек ысуллар кулланыла. 

Шәһәр үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге мөдире Винокурова Анастасия Александровна библиотека-челны.рф» сайтындагы Бөек Ватан сугышы турында хәтерне саклауга багышланган «Еллар аша Җиңү авазы яңгырый!» веб-проектын тәкъдим итте. Проект үз эченә кулланучыларга тарихка тирәнрәк кереп чумарга булышучы виртуаль күргәзмәләрне, архив материалларын һәм интерактив элементларны ала. 
Китапханә эшендә кулланыла алучы заманча ясалма интеллект кораллары турында 17 нче мәктәпнең мәгълүмат-китапханә үзәге мөдире Конышкина Ася Анатольевна сөйләде. Ул эшне автоматлаштыру, укучылар ихтыяҗларын анализлау һәм шәхси тәкъдимнәр булдыру мисаллары белән уртаклашты. Нейрочелтәрләр (ChatGPT, YandexGPT) һәм аларны китапханә эшчәнлегендә куллануга аерым игътибар бирелде. 
Шәһәр үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге китапханәчесе Солунова Яна Алексеевна GigaChat нейрочелтәренең китапханә эшчәнлеген оптимальләштерү мөмкинлекләренә багышланган практикум үткәрде. Ул нейрочелтәрнең мәгълүматларны эшкәртүдә, контент булдыруда, чараларга сценарийлар әзерләүдә, библиографик исемлекләр тәзүдә, укучылар ихтыяҗларын анализлауда һәм чаралар анонслары өчен текстлар язуда ничек итеп кулланыла алуын күрсәтте. 
Семинар тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләү мәйданчыгына әйләнде. Катнашучылар технологияләрне үзләштерүнең, интерактив ысуллар куллануның һәм уртак проектларның китап укуга кызыксынуны арттыруда һәм яшьләрнең мәдәни үсеше өчен  әһәмиятен билгеләп үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: