«Җәмәгать китапханәләренең инновацион эшчәнлеге: тәҗрибә һәм проблемалар» семинары (18+)

28 гыйнварда Zoom платформасында «Җәмәгать китапханәләренең инновацион эшчәнлеге: тәҗрибә һәм проблемалар» дип аталган семинар оештырылды. Укучылар белән хезмәттәшлек итүнең яңа формаларын оештыру, шәһәр китапханәләрендә китап һәм китап укуны алга җибәрүнең инновацион формалары буенча 2020 елгы нәтиҗәләр турында методик һәм инновацион эш бүлеге мөдире В.А.Бәдретдинова сөйләде. 
«ҮКС» МБУ хезмәткәрләре – Аксуева А.З. (12 нче санлы китапханә), Блинова Г.Ф. (комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге), Амосова Л.К. (сәнгать бүлеге), Недопекина О.И. (Үзәк балалар китапханәсе), Салихова Р.Д. (автоматлаштыру бүлеге) онлайн чаралар оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Семинарда катнашучыларга үзлектән өйрәнү өчен өстәмә материаллар, онлайн чаралар уздыру буенча мастер-классларның видеопрезентацияләре һәм «Китапханә өчен инновацион идеяләр букчасы»н эшләү буенча өйгә биремнәр җибәрелде.

Поделиться: