«XXI гасыр патриотлыгы: үткән һәм хәзерге заман тәҗрибәсе традицияләрендә формалашу» китапханә хезмәткәрләре өчен семинар (18+)

21  февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә Яр Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре өчен семинар узды.

IMG_7394
IMG_7404
IMG_7390
IMG_7406
IMG_7400
IMG_7402
IMG-20200221-WA0030
IMG_7395

Һөнәри очрашу барышында патриотик кыйммәтләрне формалаштыруда китапханәләрнең роле, әлеге юнәлештә килеп чыгучы мәсьәләләр һәм эш перспективасы турында фикер алышу узды. Методик һәм инновацион бүлекнең сектор мөдире Г.М.Фәхруллина шәһәр китапханәләренең балалар һәм яшьләрдә патриотлык хисләре тәрбияләүдә инновацион эш тәҗрибәсенә анализ ясады. Чаллыдагы патриотлык хәрәкәте турында мәгълүмат белән «Яшүсмер» яшүсмерләр һәм яшьләр клубы үзәгенең педагог-оештыручысы Т.Н.Демидова чыгыш ясады. Китапханәбезнең белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире М.Ш.Мөхәмәдиева «Бөек Ватан сугышы турында 75 китап» виртуаль китап күргәзмәсе презентациясен тәкъдим итте.

14 нче санлы китапханә мөдире Р.М.Галиева һәм 13 нче санлы китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе Л.Н.Пашаева укучыларга патриотик тәрбия бирү буенча чаралар оештыру эше тәҗрибәләре белән уртаклашты. Китапханә эшендә инновацион формалар һәм технологияләр куллану турында 6 нчы санлы китапханә хезмәткәре Г.Н.Бикколова һәм 8 нче санлы китапханәдән  Н.С.Асанова сөйләде.

Семинарда катнашучылар Үзәк китапханәнең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре әзерләгән «Бөек халыкның бөек батырлыгы» дигән китап инсталляциясе белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: