«МетодДуслык көне» семинары

24 апрельдә «ҮКС» МБУсенең методик һәм инновацион эш бүлеге методисты  «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР ДБМУсе республика шәһәрләре һәм районнарының үзәкләштерелгән китапханәләр системалары методистлары өчен оештырган «МетодДуслык көне» семинарында катнашты.

Китапханәнең директоры Наилә Рафыйк кызы Вәлиуллина һөнәри тәҗрибә белән уртаклашуның әһәмиятен ассызыклап чараны ачып җибәрде.

9
1
2
3
4
5
6
7
8
9

Семинар инновацион һәм методик эш буенча директор урынбасары Наталья Александровна Шайтанованың чыгышы белән башланып китте. Ул Республика яшүсмерләр китапханәсен методик тәэмин итү эшчәнлеге турында сөйләде, заманча шартларда методик эш үсешенең актуаль мәсьәләләрен күтәрде, гадәти һәм инновацион ысулларны аралаштыруның мөһимлеген ассызыклады. 
Светлана Рим кызы Дәүләтшина, «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе» ТР ДБМУсе фәнни-методик бүлегенең сектор мөдире «Татарстан Республикасы китапханәләренең эшчәнлеге белән фәнни-методик җитәкчелек итү» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул республика китапханә системасын фәнни-методик тәэмин итүнең заманча хәленә күпьяклы анализ ясады. 
«Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Шәрипова Светлана Әмирҗан кызы методистның балаларга сыйфатлы китапханә хезмәте күрсәтүне оештыруда аерым ролен ассызыклап үтте. Үз чыгышында ул балалар китапханәләрендә методик эшчәнлекнең төп аспектларын җентекләбрәк карады. 
Махсус китапханә шартларында методик эшчәнлек турында «Ш.К.Еникеев исемендәге Республика сукыр һәм начар күрүче балалар өчен махсус китапханә» ТР ДБМУсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлеге бүлеге мөдире Закирова Гөлүсә Тәфкил кызы сөйләде. 
«Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБМУсенең методик-оештыру бүлеге мөдире Гатауллина Алсу Равил кызы Әгерҗе ҮКСе мисалында оештыру-методик эшчәнлек тәҗрибәсен тәкъдим итте. 
«Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы ҮКСы»ның балалар белән эш буенча директор урынбасары Каһарманова Миләүшә Нәркас кызы Әлмәт ҮКСының методик эш тәҗрибәсен тәкъдим итте. 
Катнашучыларда «Китапханәче имиджы» дигән эшлекле уен аеруча зур кызыксыну уятты, аны «Россия Герое А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназия» МББУсе укытучы-китапханәчесе Азина Виктория Владимировна уздырды.
«МетодДуслык көне» семинары һөнәри тәҗрибә уртаклашу һәм Татарстан китапханәләренең методик эшенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен әһәмиятле мәйданчыкка әйләнде. Г. Камал исемендәге театрга экскурсия белән тәмамланган семинар катнашучыларда файдалы белемнәр генә түгел, ә киләчәктә эш өчен илһам да бүләк итте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: