«Әти-әни белән китап илендә кунакта» Гаилә бәйрәме (6+)

18 май көнне 10 нчы санлы китапханәдә Халыкара гаилә көне уңаеннан гаилә бәйрәме узды.

Китапханәнең уку залында өйдәгечә җылы һәм уңайлы шартлар тудырылган иде. «Минем йортым – минем кирмәнем» исемле кечкенә генә күргәзмә, чәчәкләр гөлләмәсе,  электрон презентация – болар барысы да үзеннән-үзе рухи аралашу теләге тудырып торды.

10ф. игра лЛовись, рыбка!¬
10ф. Книжная выставка
10ф. Посоревнуемся!
10ф. Разгадываем кроссворд
10ф. Семейные команды

Китапханәче кереш сүзендә матур презентация ярдәмендә балаларга һәм аларның ата-аналарына әлеге бәйрәмнең тарихы, гаилә кыйммәтләре, туганнарны һәм якыннарны берләштереп торучы яхшы гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләде.

Бәйрәм кунаклары «Акыллылар» һәм «Белгечләр» командаларына бүленде. Бәйрәм программасының күңел ачу өлешендә балалар һәм әти-әниләр төрле уен һәм бәйгеләрдә катнашты. «Исәнмесез!» уены, «Әкият геройларын бел» әкият кроссворды, «Халык авыз иҗаты сөйли!» мәкаль һәм әйтемнәрне белү буенча бәйге, «Тотып карап бел» уены, тизлеккә һәм җитезлеккә «Балык, кап!» уеннары барысына да ошады.

Әниләр бик теләп балаларына сәнгатьле итеп әкият укуда көч сынашты. Ә балалар исә барысына да өлгерде: әкиятләр дә тыңлады, табышмаклар да чиште!

Гаилә бәйрәме бик күңелле һәм күтәренке рухта узды, барысы да үзләренең соклануларын белдерде һәм киләчәктә дә шундый матур очрашулар булыр дигән ышаныч белән таралышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: