«Яңа ел чыршысы янында маҗаралар яки җыелыгыз, балалар – уен башлана!». Гаилә бәйрәме (0+)

Яңа ел бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп ала. Ә бәйрәмнән алган иң матур тәэсирләр, әлбәттә, төрле уеннар, күңел ачулар һәм бүләкләр белән бәйле. 16 нчы санлы китапханәдә бәйрәм чарасына балалар янына яраткан әкият геройлары килде. Алар төрле кызыклы уеннар, викторина һәм күңелле биюләр үткәрде.

20191219_101539
20191219_102139
20191219_103516
20191219_133543
20191219_134402
20191219_100700
20191219_100504
20191219_101117
20191219_101255

«Ничек яшисез?», «Кар шары», «Урамда суык», «Шаяннар» кебек уеннар балалар күңеленә аеруча хуш килде. Аларда катнашып, укучылар артистлык күнекмәләрен, пантомимика сәләтен һәм ишарәләр белән аралаша алуларын күрсәтте. Кар Кызы Кыш Бабайның хатын укыды һәм балаларга бүләккә җибәргән «Мороз Иванович» мультфильмын күрсәтте. Бәйрәм азагында исә яшь китап сөючеләр Кар кызы, Убырлы Карчык, Сиам Мәчесе, шаян Куян белән бергә фотога төште.

Китапханә хезмәткәрләре чарада катнашучы балаларга яхшы кәеф, шатлык өләште, һәр бала бәйрәм рухын тойды, уеннарда активлык күрсәтте.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: