Саҗидә Сөләйманова: шигъриятебезнең күкчәчәге (6+)

Саҗидә Гаделша кызы Сөләйманова 1926 елның 3 октябрендә Башкорт АССРның Яңавыл районы үзәгендә тимерьюлчы гаиләсендә туа. Башкортостан мәктәпләрендә укый, 1950 елда Башкорт педагогия институтын тәмамлый. Башта Башкортостан һәм Татарстан мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 

1955 елда Әлмәткә күченә, анда нефть техникумында укыта (1973 елга кадәр), КПСС шәһәр комитеты лекторы һәм шәһәр радиосы мөхәррире булып эшли. Татар язучысы Әдип Маликовка кияүгә чыга. 
1960 нчы еллар башында әсәрләре басылып чыга башлый — ул вакытта аңа утыз яшь була инде. 53 яшендә, иҗатының үргә җиткән чорында, каты авырудан соң вафат була.

Иҗаты
Шигърият. Ике дистә ел эчендә Сөләйманова 30 дан артык шигъри һәм прозаик җыентык чыгара. Беренчесе — «Кыр казлары» (1963) — Казанда басылып чыга. Аннан соң  берсе артыннан берсе« Юллар, уйлар» (1968), «Фал китабы» (1974), «Кызыл каурыйлар» (1976), «Сабыр канатлары» (1981), «Тормыш, исәнме!» (1998) һ.б. дөнья күрә. 

Иҗатының башлангыч чорына фольклор һәм җыр мотивлары, нечкә лирик хисләр хас. Соңгы чор иҗатында исә метафора өстенлек итә, милли фольклорга хас символик элементлар язма-әдәби сурәтләү чаралары белән үрелеп килә, дөньяга фәлсәфи карашы көчәя.
Поэмалар. Лирика, эпос һәм драма үрелеп язылган «Мәңгелек ут» (1974), «Ак чәчәкле болын» (1976), «Фал китабы» (1972), «Сузган ике кулым» (1977) кебек поэмалары зур урын алып тора. 
Проза. Соңгы әсәре – «Гөлбадран» автобиографик повесте (1986 елда русчага тәрҗемә ителә). Повестьның герое — дәваланмый торган чир белән авыручы актриса; Сөләйманова үзе дә авыр операция кичерә, бу текстны аеруча тәэсирле итә.  
Җырлар. Сөләйманова шигырьләренә 30 дан артык популяр җырлар язылган: «Туй жыры», «Урсал тауда», «Яшьлек каласы», «Әлмәт, Әлмәт») һ.б.. Аның шигырьләре рус, украин, үзбәк, азәрбайҗан һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Мәскәүдә аның дүрт шигъри җыентыгы басылып чыга. 

Татар әдәбиятында хатын-кыз тавышы
Сөләйманова шигърияте — татар телендә язучы хатын-кызлар лирикасының танылган вәкиле. Ул хатын-кызларның эчке дөньясын, аның хыялларын, куркуларын һәм көчен өйрәнә; аның геройлары — дөньяда үз урынын эзләүче бәйсез шәхесләр. Шигырьләре һәм прозасы аша  шагыйрә сайлау иреге һәм үзбилгеләнеш темаларын күтәрә.
Аның шигъриятендәге төп образларның берсе — канатлар. Очу, болытлардан да югарырак биеклекләргә омтылу мотивы мәхәббәт лирикасында да, иҗат турында шигырьләрендә чагыла. Аның әсәрләрендәге шигъри сәләт тылсымлы да, газаплы да «башка мәхәббәт» буларак килеп баса.  

Истәлек
Әлмәт шәһәрендә бюст (2006), шәһәр музеенда экспозиция 
Казан (1996), Әлмәт (1978), Яңавыл, Югары Тәтешле, шулай ук Колшәриф һәм Миңнебай авылларында Сөләйманова исемендәге урамнар 
Әлмәтнең Үзәк китапханәсе аның исемен йөртә (1987 елдан) 
Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия — 2006 елда Татарстан язучылар берлеге белән берлектә «Татнефть» компаниясе тарафыннан гамәлгә кертелде. Ике елга бер тапкыр бирелә: язучыларга өч төп һәм өч кызыксындыручы премия, һәм студентлар өчен 10 исемле стипендия. Премия барлыкка килгәннән соң 54 язучы лауреат булды, 150 ләп студент стипендиягә лаек булды. Бүләк ителүчеләрнең географиясе Башкортостан, Удмуртия, Пермь, Ульяновск, Мәскәү, Казахстан һәм Төркияне колачлап ала. Бүләкләү тантаналары Әлмәт татар драма театрында уза. 
«Саҗидә» документаль-нәфис фильмы — шагыйрәнең 100 еллыгына төшерелгән (2026). Режиссёр Александр Далматов, композитор Миләүшә Хәйруллина фильм өчен Сөләйманова шигырьләренә ике яңа җыр язды. Тормышының төрле чорларында шагыйрә ролен берничә актриса башкара. 

Ни өчен аны белү мөһим
Сөләйманова әдәбиятка яшьлек чорында түгел, ә утыз яшеннән соң гына килә – һәм тулы булмаган ике дистә ел эчендә үз шигъри мәктәбен тудыра. Зур әдәбиятка аннан фатиха алган күп кенә әдәбиятчы хатын-кызлар өчен ул «юл күрсәтүче йолдыз»га әйләнә. Бүген аның мирасы китапларда гына түгел, ә премиядә, стипендияләрдә, урам исемнәрендә һәм фильмда да яши — бу исә 1980 елда бакыйлыкка күчкән шагыйрә өчен укучыларының тирән һәм нык мәхәббәте турында сөйли.

Поделиться: