«Туган телем – дус булыйк» шигырь укучылар бәйгесе (6+)

25 февраль көнне 14 нче санлы китапханәдә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем – дус булыйк» дигән шигырь укучылар бәйгесе узды.

IMG_20200225_084614
IMG_20200225_103035
IMG_20200225_095339

Бәйгедә шәһәрнең 19 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесеннән 3-7 яшьлек балалар катнашты. Нәниләрне әти-әниләре һәм тәрбиячеләре озата килде, алар самими һәм талантлы чыгышларның тамашачысы да булды. Һәр бала барысыннан да яхшырак сөйләргә тырышты. 10 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүче Модюкова Люба һәм Кинжабаева Самира чуаш һәм башкорт телендә шигырьләр башкарды. Чыгышлар презентация, музыка белән үрелеп барды, катнашучыларның киемнәренә аеруча зур игътибар бирелде. Иң яшь катнашучы – 6 нчы балалар бакчасыннан Загребина Карина бик сәнгатьле итеп каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» шигырен укыды. Шулай ук М. Крюкова, Т. Бокова, А. Усачёв, З. Александрова, Г. Тукай, Ф. Яруллин, Р. Корбан, Р. Миннуллин һ.б.ларның әсәрләре яңгырады.

Бәйгедә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәбез һәм иҗади уңышлар телибез! Бәйгегә нәтиҗәләр соңрак ясалачак.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: