Мәдәният хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать әһелләре, тармакның кадерле ветераннары!

Мәдәният хезмәткәрләре көне белән җылы котлауларыбызны кабул итегез!
Театрда яки китапханәдәме, музей яки мәдәният йортындамы – кайда эшләвегезгә карамастан, сез көн саен бар күңелегезне эшкә бирәсез һәм шәһәрдәшләребезне күпмилләтле бай мәдәни мираска тагын да якынайтасыз, җәлеп итәсез. Сез булганга, мәдәният яши һәм көннән-көн үсә!
2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак игълан ителде. Чаллыда күпмилләтле мәдәни мирасны саклауга аерым игътибар бирелә. Шәһәрдә төрле халык һәм конфессияләрнең мәдәниятләре гармониядә яши һәм үзара тыгыз хезмәттәшлек итә. 
Үзләрен сәнгатькә хезмәт итүгә, мәдәни мирасны саклауга багышланган барлык хезмәткәрләргә  тырышлыклары, тугрылыклары һәм һөнәри осталыклары өчен зур рәхмәт белдерәбез.

Хөрмәт белән, Чаллы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе

Поделиться: