18 марттан 26 мартка кадәр шәһәр китапханәләрендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы үтәчәк (0+)

Бесплатно

Язгы каникул көннәрендә китапханәчеләр балалар һәм аларның әти-әниләрен Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгына багышланган кызыклы чараларда катнашырга чакыра.  
Китап атналыгы дәвамында Чаллы шәһәренең барлык китапханәләрендә бик күп әдәби вакыйгалар көтелә: балалар язучылары һәм китап геройлары белән очрашулар, әдәби чемпионатлар, укучылар марафоны, китап бенефислары һәм иҗади мастер-класслар (Чаралар планы).

18 март 11.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә китап бәйрәмен «Китап укучы шәһәр» фестивале ачачак. Китапханә укучылары һәм кунаклары игътибарына әдәби геройлар һәм әкият персонажлары белән театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк. Яшь китап сөючеләр өчен «Әбием әкиятләре» дигән шәүләләр театры спектакле күрсәтеләчәк. Яшүсмерләр «Дөнья хәзинәсен эзләп» квестында катнаша һәм китапханә стеналарында яшерелгән байлыкны таба алачак!

Креатив балаларны У. Джойсның «Хранители снов» китабы мотивлары буенча «Төшләр тозагы»  дип исемләнгән мастер-класска чакырабыз. 
Шул ук көнне яшь шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу узачак.  

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы кысаларында, «ҮКС» МБУ китапханәләрендә уздырылачак чаралар планы 

Поделиться: