15 июньнән 22 июньгә кадәр Россиядә «Хәтер шәме» онлайн-акциясе узачак

Һәр елны 22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, «Хәтер шәме» гомуммилли акциясе уза – бөтен Россия буйлап Бөек Җиңү өчен гомерен биргәннәр истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабызалар. Акциягә онлайн кушылырга һәм деньпамяти.рф сайтында виртуаль хәтер шәмен кабызырга мөмкин.

Без ветераннарны онытмыйбыз икән, аларның батырлыклары яшәячәк әле. Һәм 22 июнь көнне без Бөек Ватан сугышының һәр катнашучысына хөрмәт күрсәтү белән бергә хәзер дә арабызда яшәүчеләренә ярдәм итәргә тырышабыз. 

Теләге булган һәркем 15 июньнән 22 июньгә кадәр «Хәтер шәме» онлайн-акциясенә кушыла һәм деньпамяти.рф сайтында үз виртуаль шәмен «кабыза» ала. Сайтта кабызылган шәмнәр саны буенча За общее количество зажженных свечей на сайте фонд «Буыннар хәтере» фонды бүгенге көндә исән Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина хезмәте күрсәтү өчен акча бүлеп бирәчәк.   

Шулай ук сайтта ветераннарның берничә дистә сугыш турында видео-хатирәсе һәм төбәкләрдә күпме шәм кабызылган булуын күрсәтүче интерактив карта урнаштырылган.

«Буыннар хәтере» хәйрия фонды турында

«Буыннар хәтере» фонды Бөек Ватан сугышы һәм башка сугышчан хәрәкәт ветераннарына медицина ярдәме күрсәтә. Фонд үз эшчәнлеген 2015 елның 22 июнендә башлады һәм шул вакыт эчендә ил буенча17 меңгә якын ветеранга якынча 2,2 миллиард сумлык ярдәм күрсәтте. Бу бик күпсанлы операцияләр, савыгу курслары, заманча протезлар һәм колак аппаратлары, кыйммәтле коляскалар һәм дарулар. Ә иң мөһиме, бу тормышы яхшы якка үзгәргән меңләгән кеше. 

pamyatpokoleniy.ru
vk.com/pamyatpokoleniy

 

 

Поделиться: