Рус язучысы, сәяхәтче-археолог, рәссам һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Рерих (12+)

9 октябрь көнне рус язучысы, сәяхәтче-археолог, рәссам һәм җәмәгать эшлеклесе Николай Рерихның тууына 150 ел тула. Николай Константинович 1874 елда Санкт-Петербургта туа. Н.Рерих мәдәни кыйммәтләрне саклау турында беренче халыкара килешү төзегән һәм «Тере этика» дигән фәлсәфи тәгълиматын булдырган, тынычлык хакына халыкара хәрәкәткә нигез салган. 

рерих
КАРТИНА Н.РЕРИХА 1.
КАРТИНА Н.РЕРИХА 2.
КАРТИНА Н.РЕРИХА 4.
КАРТИНА Н.РЕРИХА. 3.
Н.К.РЕРИХ 1.
Н.РЕРИХ 6.

1909 елдан Сәнгать академиясе академигы була һәм бөтен гомере дәвамында  7000 меңләп картина тудырган, аларның күбесе дөньяның иң танылган галереяларында саклана. Иоанн Кронштадскийның: «Авырма! Туган ил өчен күп тырышырга кирәк булачак» сүзләрен һәрвакыт истә тота. Рерихлар гаиләсенә озак еллар төрле илләрдә яшәргә туры килә, Бөек Ватан сугышыннан соң язучы СССРга керү өчен виза сорый, әмма аңа рөхсәт бирелми. Ул бу турыда белмичә, 1947 елның 13 декабрендә Һиндстанда  Хималай тауларының Кулу үзәнендә вафат була, гәүдәсе яндырыла.
Рерих әсәрләре өч меңләп томнан тора, һәм илебезнең күп укучылары аларны өйрәнү буенча  Н. Рерих җәмгыятьләрендә тора.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: