Раштуа очрашулары (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсендә 5 гыйнварда 14:00 сәгатьтә  традицион раштуа очрашулары узачак.
Кече картиналар галереясында «Балалар сәнгать мәктәбе» (Чистай шәһәре) укытучыларының төркемле күргәзмәсе ачылу тантанасы үтәчәк. Вернисажда укытучылардан РФ укытучы-рәссамнар берлеге әгъзалары Наталья Моклокова, Наталья Севастьянова, Ольга Пискунова, Наталья Песчанова; ТР рәссамнар берлеге әгъзалары Кадрия Шарова һәм Ирина Ахметшиналар катнашачак. Экспозициядә төрле жанрларда, техникаларда, стильләрдә башкарылган 40 тан артык эш тәкъдим ителәчәк. 
Традицион раштуа очрашуларында раштуа шигырьләре һәм музыкаль композицияләр яңгыраячак.

Барлык кунакларга раштуа бәйрәмнәрендә яраткан күңел ачуларның берсе – серле  фал кылу атмосферасына кереп чумарга тәкъдим ителәчәк. 
Барыгызны да тылсымлы кышкы кичәгә чакырабыз! 
Белешмәләр өчен телефон 70-02-26

Поделиться: