«Тукайны бергәләп укыйбыз» республикакүләм проекты

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты старт алды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» республикакүләм зур проектына старт бирде.
Проект кысаларында китапханәләрдә бөтен республика буенча махсус әдәби клублар эшли башлый. Һәр атнаның пәнҗешәмбе көне Тукайның шигъри мирасын өйрәнүгә һәм укуга багышланачак.  Катнашучылар аның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре дөньясына кереп чума алачак. 
Беренче укулар Габдулла Тукайның танылган «Туган тел» шигыреннән башланачак.

#ТукайныБергәләпУкыйбыз #ЧитаемТукаяВместе

Поделиться: