«Уку турында: балаларның китап укуын популярлаштырабыз» Республика бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: до 23 ноября 2025

«Татарстан Республикасы мәгариф үсеше институты» Өстәмә һөнәри белемнең Дәүләт автоном белем бирү учреждениесе «Уку турында: балаларның китап укуын популярлаштырабыз» дигән Республика бәйгесе башлану турында игълан итә.
Бәйге төрле типтагы белем бирү оешмаларының педагогия һәм китапханә хезмәткәрләренең, өстәмә белем бирү укытучыларының, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләренең, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары методистларының һәм балалар укуы өлкәсендә башка белгечләрнең фәнни-тикшеренү һәм иҗади инициативасын актуальләштерүгә юнәлдерелгән. 
Бәйгедә катнашу өчен төрле белем бирү оешмаларының педагогия һәм китапханә хезмәткәрләре, өстәмә белем бирү укытучылары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре, мәгариф идарәсенең муниципаль органнары методистлары һәм балалар укуы өлкәсендә башка белгечләр чакырыла.
Гомумбелем бирү мәктәпләрендә укучылар әти-әниләре, яки законлы вәкилләре яисә гомумбелем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү оешмалары хезмсәткәрләре җитәкчелеге астында катнаша ала. 
Бәйгедә катнашу өчен 2025 елның 23 ноябренә кадәр (кертеп) гариза бирергә һәм таләпләргә (Нигезләмәдә) туры килгән материалларны тәкъдим итәргә кирәк.

Сораулар буенча оештыручыларга мөрәтәгать итәргә: Хазиева Елена Васильевна (заведующий сектором библиотечно-информационного обеспечения ИРО РТ), Сайфиева Ольга Валентиновна (специалист сектора библиотечно-информационного обеспечения), телефон: 8(843)236-56-33.
Бәйшенең нигезләмәсе.

Поделиться: