«Җиңү фокусында: Илебез геройлары» Республика фото һәм видеоиҗат бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: с 30 июля до 1 октября

Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә гореф-гадәтләрне саклау һәм инновацияләрне үзләштерү ресурс үзәге» ДБУсе тагын бер бәйге – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Җиңү фокусында: Илебез геройлары» Республика фото һәм видеоиҗат бәйгесе игълан итә. Бәйге эшләрен кабул итү 30 июльдә старт алды һәм 2025 елның 1 октябренә кадәр дәвам итәчәк. 

Бәйге ике номинациядә узачак:
«Тарихның фотосурәт бите» (фотоэшләр)
«Геройлыкның видеохроникасы» (видеороликлар)
Эшләрнең темасы:
– сугыш геройлары – үз гаиләгез ветераннары, аларның тарихлары, батырлыгы һәм сугыштан соңгы тормышы турында фотолар һәм видео;
– гаилә тарихлары – гаиләдә сакланучы әйберләр, сугышта катнашучылар белән бәйле тарихлар турында сөйләүче материаллар;
– һәйкәлләр һәм мемориаллар – сугыш геройларына багышланган һәйкәлләрне камерага төшерү һәмм аларның җәмгыять өчен әһәмияте;
– заманча чаралар – Җиңү көнен бәйрәм итү, сугыш турында истәлек белән бәйле акцияләр турында репортажлар;
– иҗат һәм сәнгать: сугышның мәдәнияткә, сәнгатькә һәм әдәбиятка йогынтысын чагылдыручы эшләр.
Республика бәйгесендә 6 яшь һәм аннан өлкәнрәк профессиональ һәм профессиональ булмаган фотографлар һәм видеографлар катнаша ала.
Гаризалар Оештыру комитетының e-mail адресына «Республика фото һәм видеоиҗат» дип күрсәтеп җибәрелә.
Түбәндәге документларны җибәрергә кирәк:
– бәйгедә катнашу өчен гариза (гаризаның үрнәге бәйгенең Нигезәмәсендә бирелә);
– бәйге темасына туры килүче яхшы сыйфатлы фото (бер гаризага не более 2-3  на одну заявку) для участников в номинации «Фотографическая страница- истории»);
– видеоролик, соответствующий тематике конкурса (не более одного) для участников в номинации «Видеохроника героизма»);
– описание-рассказ к конкурсным работам.
Более подробную информацию можно получить из Положения о конкурсе.

Поделиться: