«Мин эшче булыр идем…» иң яхшы рәсемгә Республика балалар бәйгесе

Бесплатно
Время проведения: до 26 сентября 2025 года

7 октябрьдә Бөтенроссия профсоюзлар акциясе уздыру кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең сайланган органнары эше планына ярашлы Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясенең Яшьләр шурасы «Мин эшче булыр идем…» иң яхшы рәсемгә Республика балалар бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максатлары һәм бурычлары:
– балалар һәм укучы яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыру; балалар һәм укучы яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм стимуллаштыру;
– укучыларга һөнәри үзбилгеләнеш булдыруда булышу, кеше хезмәтен һәм эшче һөнәрләрне пропагандалау.
Бәйгедә катнашу өчен бәйге темасына җавап бирүче эшләр кабул ителә. Рәсемнәр мөстәкыйль рәвештә башкарылырга тиеш (ата-аналар һәм педагоглар катнашыннан һәм ярдәменнән башка). Рәсемнәр теләсә кайсы материалда (ватман, катыргы, холст һ.б.) һәм теләсә кайсы рәсем техникасында (май, акварель, тушь, төсле карандашлар, акбурлар һ.б.) башкарыла ала.
Бәяләү критерийлары:
-Үзенчәлеклелек.
-Башкару техникасы.
– Композиция.
– Төсләр уйнавы.
-Индивидуальвыразительное решение.
– Эшнең бәйгенең темасына туры килүе. 

Бәйгенең нигезләмәсе.

Поделиться: