«Галәми мәхәббәт» язучы Мансур Сафин иҗатына багышланган Республика фәнни-гамәли конференциясе (12+)

31 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь, тәрҗемәче, публицист һәм туган якны өйрәнүче, Россия һәм Татарстан Республикасы язучылар берлекләре әгъзасы Мансур Сафин иҗатына багышланган «Галәми мәхәббәт» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. 
Конференцияне Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Чаллы бүлеге, Россия язучылар берлегенең Татарстан бүлеге, Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе оештыра.  
Конференциянең төп максаты – Мансур Сафин иҗатының төбәгебез әдәбиятына һәм мәдәни тормышына йогынтысын һәм әһәмиятен тикшерү һәм фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу. 
Катнашу өчен Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының профессиональ язучылары, журналистлары, әдәбиятчылары, белем бирү учреждениеләре вәкилләре, китапханә һәм музей белгечләре чакырыла.  
Конференция турында тулырак Конференциянең нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

Поделиться: