«Әдәби музей: Тәҗрибә. Инновацияләр. Үсеш перспективалары»: Республика фәнни-гамәли конференциясе (18+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында 2022 елның 28 апрелендә Мәскәү вакыты белән 13.00 сәгатьтә «Әдәби музей: Тәҗрибә. Инновацияләр. Үсеш перспективалары» дигән Республика фәнни-гамәли конференциясе узачак. Конференция М.Җәлил исемендәге шәһәр Үзәк китапханәсе әдәбият тарихы музееның 15 еллыгына багышлана.  

Катнашу өчен китапханә һәм музей белгечләре, язучылар, белем бирү учреждениеләре вәкилләре һ.б. чакырыла. 

Конференция кысаларында түбәндәге темалар буенча фикер алышу көтелә:

– Әдәбият музейлары – мәдәни гореф-гадәтләрне саклаучылар;
– Әдәби музейлар һәм заманча әдәби процесс;
– Әдәбият тарихы музеенда музейный экспонаты;
– Төбәк язучылары иҗатының әдәбиятта роле һәм әһәмияте.

Үткәрү урыны: Чаллы ш.,  Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсе һәм параллель рәвештә Zoom платформасында.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552)70-02-26; 89172835096; 89274274355

Поделиться: