«Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе старт алды (0+)

Халыкара балаларны яклау көне кысаларында, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы белән 2020 елның 25 маеннан 30 августына кадәр «Балаларга бергә укыйбыз» республика акциясе уздырыла.

 Акциянең максатлары: гаиләләрнең балалар белән бергә ялын оештыру, гаилә белән бергә китап уку традициясен үстерү, баланың уңышлы, социаль-актив шәхес буларак формалашуында китапның ролен арттыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында китап укуны популярлаштыру.

Акциядә яшенә, яшәү урынына һәм гражданлыгына карамастан, Татарстан һәм Россиянең теләсә кайсы кешесе катнаша ала.

Акцияне уздыру этаплары:

1 нче этап – 2020 елның 25 маеннан 20 августына кадәр: катнашучылар 60 секундтан артмаган видео яздыра һәм аны #читаемдетямрт хештэгы белән Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә урнаштыра;

2 нче этап – 2020 елның 20 августыннан 30 августына кадәр: оештыру комитеты тарафыннан Акциянең иң актив катнашучылары ачыклана. 

Акцияне уздыру турында Нигезләмә

Поделиться: