«Әни һәр эштә» төбәк иҗади фотобәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: до 13 ноября 2026 года

2026 елның 1 октябреннән 13 ноябренә кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе 5 -14  яшьлек балаларны  Әниләр көненә багышланган «Әни һәр эштә» дигән төбәк иҗади фотобәйгесендә катнашырга чакыра.

Бәйгедә катнашу өчен  әниләрнең (катнашучы белән бергә булса яхшырак) нинди дә булса эш белән мәшгуль булган вакытта – ашарга пешергәндә, китап укыганда, спорт белән шөгыльләнгәндә яки ял иткәндә төшереп алынган фотолары кабул ителә.  

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә узачак:

  • «Китап укучы әни» — укыган вакытта төшерелгән фотолар;
  • «Сәяхәтче әни» — сәфәрдән, экскурсияләрдән һәм матур урыннардан кадрлар;
  • «Әни объективта» — кызык һәм гадәти булмаган мизгелләр;
  • «Әни булдыра!» — әниләрнең талантлары һәм мавыгулары.

Бәйге эшләре 2026 елның 13 ноябренә кадәр кабул ителә. Эшләрне оештыручының library_23@mail.ru электрон адресына җибәрергә.
Белешмәләр өчен телефон: (8552) 46-51-51

 

Поделиться: