«Якташ язучыбыз С. Т. Романовский иҗаты битләре буйлап» төбәк әдәби акциясе (0+)

Время проведения: 01.07.2024 - 09.09.2024

1 июльдән 9 сентябрьгә кадәр «Алабуга муниципаль районының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсенең Үзәк балалар китапханәсе «Якташ язучыбыз С. Т. Романовский иҗаты битләре буйлап» төбәк әдәби акциясендә катнашырга чакыра.

Акция яшенә һәм яшәү урынына, шөгыленә карамастан, теләге булган һәркем өчен үткәрелә. 

Катнашучылар Акциягә түбәндәге форматларда кушыла ала:

  • «Кече Ватанның романтигы һәм патриоты» – С. Т. Романовский иҗаты яки аның аерым әсәрләренә багышланган чара сценариесе, виртуаль күргәзмә, буктрейлер, видеопрезентация әзерләү;
  • «Укудан илһам алганнар» – язучы иҗатына багышлап фикер, хикәя, инша яки шигырь язу;
  • «Нәфис сүз осталары» – С. Т. Романовский хикәясен яки повестеннән логик фикер тәмамланган өзекне укыганның видеоязмасы;
  • «Бергә уку күңелле» – С. Т. Романовский әсәрен гаилә белән рольләргә бүлеп укыганның, әсәрне сәхнәләштерүнең видеоязмасы. Видеоны әзерләгәндә музыка, декорацияләр, костюмнар кулланырга мөмкин.

Акциядә катнашу өчен 1 июльдән 9 сентябрьгә кадәр иҗади эш белән бергә  оештыручының el_cdb@mail.ru электрон почтасына хатның темасын «Әдәби акция» дип билгеләп гариза җибәрергә кирәк.

Тулырак Нигезләмәдә

Поделиться: