Галәм буенча сәяхәт (6+)
11
Апрель 2019
Пәнҗешәмбе
Берничә дистә ел элек илебезнең барлык малайлары да, кызлары да: «Үскәч кем булырга телисең?» дигән сорауга: «Космонавт!» дип җавап бирә иде. 10 апрель көнне шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Космонавтика көне уңаеннан уздырган чара исә бүгенге көндә дә балаларның космос белән кызыксынуы кимемәвен раслады. Нәрсә соң ул Галәм, яңа галактикалар һәм планеталар, йолдызларга таба атлаучы галимнәр һәм аспирантлар… Балалар барысы турында да мавыгып, азарт белән тыңлады һәм сөйләде. Чара барышында видеорәт, «Галәм буенча сәяхәт» уен программасы, «Кеше. Галәм. Космос» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Үзәк китапханә әдәбиятына һәм вакытлы матбугатына күзәтү ясау гаҗәеп космос дөньясын ачуда ярдәм итте, күңелле атмосфера тудырды.
|