Габдулла Тукай дөньясына сәяхәт (6+)

26 апрель, халкыбызның бөек улы, шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, 17 нче санлы китапханә кадет мәктәбе укучылары өчен Г.Тукай әсәрләре буенча әдәби сәяхәт оештырды.

IMG-20190426-WA0001
IMG-20190426-WA0006

Г.Тукай зур иҗади мирас калдырды, анда иң әһәмиятле урыннарның берсен туган якка, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган әкиятләр һәм шигырьләр алып тора. Алар балаларда туган йорт, туган җиргә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли, тырыш хезмәтнең кадерен белергә өйрәтә. Нәкъ менә Тукай шигырьләре һәм әкиятләре аша бала әйләнә-тирә дөньяны танып белә.

Китапханәче балаларны күренекле шагыйрьнең иҗатына тартып, аның катлаулы язмышы турында сөйләде һәм «Тукайның балачагы» исемле презентация күрсәтте. Шулай ук алып баручы Г.тукайның танылган «Кәҗә һәм Сарык», «Су анасы» әкиятләрен укыды, «Шүрәле» мультфильмыннан өзекләр күрсәтте. Балалар үзләренең белемнәрен «Яраткан геройлар» викторинасында сынап карады. Берничә укучы Г.Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, тамашачыларны куандырды.

Чара бөек шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: