«Балачакка сәяхәт»: язучы Р.Хәмидуллина белән очрашу (0+)
12 март көнне 17 нче санлы китапханәдә, Чаллы каласының 90 еллыгы кысаларында, «Алмалы чак» китабы авторы Роза Хәмидуллина белән очрашу оештырылды. Роза Галимулла кызы – Әдәбият тарихы музее һәм «Ләйсән» әдәби-иҗат берләшмәсенең җитәкчесе, «Чаллы язучылары» биобиблиографик күрсәткече серияләрен төзүче. Кунагыбыз 49 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә үзенең балалар өчен язылган «Алмалы чак» дигән беренче китабы, аның туу тарихы, шигырьләрдәге өлкәннәргә булышучы, ял итүче һәм үзләрен бәхетле тоючы яшь геройлар турында сөйләде. Китапка кертелгән шигырьләр кызыклы да, файдалы да. Алар нәниләрне яхшылыкка, эш сөючәнлеккә, ел фасылларына, туган як табигатенә соклана белергә өйрәтә. Балалар авторның «Витамин», «Зур булышчы», «Кояшым», «Күчтәнәч» кебек шигырьләрен яттан сөйләде. Нәни китап сөючеләр табышмаклар чиште, уеннарда актив катнашты, «Сабантуй» шигыре буенча видеоязма карады. Алып баручының чыгышы «Китап битләре буйлап» презентациясе белән үрелеп барды.
|