Ябалак малайның китапханәдәге маҗаралары (0+)

Үзәк балалар китапханәсе барлык дусларын Ябалак малай белән бергә «Салават күпере» журналының 2021 елгы 3 нче саны битләре буйлап сәяхәткә чакыра.   
Журналны кулыгызга алыгыз һәм сез гаҗәпкә калырсыз – ул күп үзгәрешләр кичергән һәм фигура формасында, матур төсләр белән бизәлгән уенчыкка охшаган. Журнал битләрен ачып, сез үзеннән-үзе ятлана торган күңелле шигырьләр укырсыз, мавыктыргыч уеннар уйнарсыз, кул эшләнмәләре ясарсыз, буяу өчен рәсемнәр һәм наклейкалар да сезнең күңелегезгә хуш килер, ә QR-код буенча танып белү характерындагы видео карый алырсыз.  

Журналның алдагы саннары турында «Ябалак малайның китапханәдәге маҗаралары» дигән татарча сәхифәбездән карагыз!  

 

 

Поделиться: