Әфган сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистлар белән очрашу (16+)

Әфган сугышы вакыйгалары да тарих төпкеленә төшә бара. Дәүләт тарихыннан бу саннарны сызып атарга ярамый һәм үзләренең сәламәтлекләрен, хәтта гомерләрен кызганмаган сугышчыларны оныту мөмкин түгел.

Шәһәр Үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Әфган сугышы геройлары белән чаралар уздырды. Кичәгә сугышчы-интернационалистлар Миронов Юрий Леонидович, Әхмәтҗанов Равил Әхәт улы, Галәветдинов Фәрит Алмаз улы, Мөхәммәтҗанов Фәнис Юныс улы чакырылды.

19 февраль көнне Кама автомеханика техникумы белән берлектә «Хәтер сөйләсен…» дигән очрашу кичәсе үтте. 

IMG_20200219_133611
IMG-20200219-WA0218
IMG-20200219-WA0178
IMG_20200219_133146
IMG-20200219-WA0162
IMG-20200219-WA0125

Китапханәче чарага килүчеләргә Әфган сугышының тарихи фактларын искә төшерде, шул вакыйгалар турында сөйләүче видеороликлар күрсәтте. Сугыш ветераннары көрәш кырында һәлак булган полкташлары турында хатирәләре белән уртаклашты.

21 февраль көнне өлкән сыйныф укучылары өчен Әфган сугышына багышланган хәтер кичәсе узды.  

IMG_20200221_123650
IMG-20200221-WA0094
IMG_20200221_123030
IMG_20200221_125800
IMG-20200221-WA0102

Укучылар Әфганстан җирендә сугышның башлану тарихы һәм безнең солдатларның күрсәткән батырлыклары турында мәгълүмат алды. Ветераннар үзләренең Әфганстанда хезмәт иткән көннәре турында истәлекләре белән уртаклашты. Генерал-лейтенант Борис Всеволодович Громовның машина йөртүчесе булган Равил Әхәт улы Әхмәтҗанов сөйләгәннәр аеруча зур кызыксыну уятты. Илдус Галимҗан улы Ахунов шул дәһшәтле сугыш елларында иҗат иткән җырларын гитарага кушылып башкарды.

Чара азагында һәлак булган сугышчы-интернационалистларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: