«Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залында Пушкин көне (0+)

3 июньдә 15.00 сәгатьтә барлык китап сөючеләрне «Ачык һава астында китапханә» җәйге уку залына чакырабыз.
Чара Россиядә Пушкин көненә багышлана. 
Сезне Пушкин әкиятләре мотивлары буенча «Белмәгән-күрмәгән юлларда» дигән әдәби-уен программасы көтә. 
«Аңа халык сукмагы өзелмәс!» әдәби микрофонында үз талантларыгызны күрсәтергә мөмкин булачак: яраткан Пушкин шигырьләрен, «Патша Салтан турында әкият», «Руслан һәм Людмила», «Балык һәм балыкчы әкияте» һ.б. әсәрләреннән өзекләрне укыгыз.
Кул эшләре белән шөгыльләнергә яратучылар өчен «Күбәләк» мастер-классы узачак, һәм шулай ук китапханәчеләр «Лукоморье иленә сәяхәт» дигән китап күргәзмәсе-инсталляциясенә күзәтү үткәрәчәк, анда Пушкин китаплары һәм аның иҗаты турында басмалар тәкъдим ителәчәк. Һәм әлбәттә, «Ал! Укы! Кара!» буккроссингы оештырылачак — сез башка укучылар белән бушлай китаплар алмаша, шулай ук Пушкин әсәрләрен өйдә уку өчен ала алачаксыз.

Керү ирекле. Шагыйрьнең туган көнен бергәләп уздыру өчен үзегез белән бергә дусларыгызны да алып килегез!

#ЧИТАЕМПУШКИНАВМЕСТЕ

 

Поделиться: