«Заманча сәнгатьне кабул итү»: туры эфир

Заманча сәнгатьне кабул итү бик күп каршылыклар белән очраша. Сезнең карашка «аңлаешсыз сызгаланган рәсем» ни сәбәпле шулай кыйммәт тора? Ә нигә һәркемгә үз «Кара квадрат»ын булдырмаска? Рафаэль сәнгате хәзерге заманныкына караганда аңлаешлырак дип уйлыйсызмы? Ни өчен Сезгә танылган шедевр тәэсир ясамый? Кайбер замана рәссамнары әсәрләрен сәнгать дип атап буламы?

Әлеге һәм башка күп кенә мәсьәләләр 20 һәм 21 нче гасырның сенсацион әсәрләренә багышланган туры эфирда күтәреләчәк. 

Яшь рәссам-концептуалист Данил Әхмәтшин иҗат иясе һәм җәмгыятьнең үзара мөнәсәбәтләре, үзенең илһам чыганаклары турында уйланулары белән уртаклашачак. 

Туры эфир 15 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсенең ВКонтакте төркемендә булачак.

Поделиться: