Туры эфирда шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу (16+)

27 апрель көнне 13.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәре төркемендә Чаллы төбәге шагыйрәсе, ТР язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы Рәзинә Сәетгәрәева белән туры эфирда очрашу узачак. 

Очрашу барышында тамашачылар шагыйрәнең күпкырлы иҗаты белән танышачак. 
Рәзинә Габделбәр кызы тормышындагы кызыклы фактлар белән уртаклашачак, татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалова һәм Тукай районына багышланган китабы өстендә алып барган эше турында сөйләячәк. 

Рәзинә Сәетгәрәева – биш китап, 50ләп җыр тексты авторы, ике музыкаль диск чыгарган. Аның җырлары эстраданың Венера Ганиева, Әлфинә Әзһәмова, Индива, Илнар Сәйфиев, Илсия Бәдретдинова һ.б. күп кенә талантлы артистлары репертуарына кертелгән. Композитор Зөлфия Жиһан башкаруында авторның җырлары яңгыраячак. 

 

Поделиться: