Яр Чаллы турында шигърият һәм чәчмә әсәрләр: бәйге нәтиҗәләре

9 ноябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «И древний, и молодой, мой прекрасный город Набережные Челны!» / «Борынгы да, яшь тә син, гүзәл шәһәрем Яр Чаллы!» дип исемләнгән Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Яр Чаллының 400 еллыгына һәм беренче КАМАЗ йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга багышланган чара бөтен ил буенча авторларны берләштергән зур проектка йомгак булды. Җылы атмосферада «Энергетик» мәдәният сараенда җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 
Бәйге шәһәр һәм илебезнең мәдәни тормышына зур өлеш кертте. Үз иҗат җимешләрен Чаллыдан гына түгел, ә Мәскәү, Башкортстан, Удмуртия, Краснодар һәм Байкал арты төбәкләреннән, шулай ук Псков, Саратов һәм Ростов өлкәләреннән дә булган авторлар җибәрде. Барлыгы жюри хөкеменә 78 эш: 28 чәчмә һәм 50 шигъри әсәр тәкъдим ителде.
Бәйгене гамәлгә куючы – Яр Чаллы шәһәренең Башкарма комитеты, оештыручы – шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.
Эшләрне Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдуллин җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Белгечләр составында республиканың әйдәп баручы филологлары һәм әдәбиятчылары, шул исәптән ТР Фәннәр Академиясе академиклары һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары бар иде.
Эшләрне сайлап алу бик катлаулы булды: белгечләр әсәрләрнең югары дәрәҗәдә язылуын билгеләп үтте, әмма кайбер номинацияләрдә жанр таләпләренә яки текст дәрәҗәсе таләпләренә туры килмәү сәбәпле призлы урыннар билгеләмәскә карар ителде. Бу карар бәйгенең җитдилеген һәм югары дәрәҗәсен ассызыклый.  

Бәйге җиңүчеләре
«Чәчмә әсәр» номинациясе 
Роман:
Рус телендә:
Жюри карары буенча 1, 2 нче урыннар беркемгә дә бирелмәде.
3 нче урын — Гареева Лилия Илдус кызы («Сердце, что гудит как мотор» әсәре).
Татар телендә:
Жюри карары буенча 1, 2 нче урыннар беркемгә дә бирелмәде.
3 нче урын — Әбдельманов Рәкит Җәүдәт улы һәм Ибраһимов Хәбир Кәбир улы («Чаллы кояшы» әсәре).
Повесть:
Рус телендә:
Жюри карары буенча 1, 2 нче урыннар беркемгә дә бирелмәде.
3 нче урын — Манусов Юрий Владимирович ( «Набережная муз» әсәре).

Татар телендә:
1 нче урын — Фәттахова Лилия Рәфхат кызы («Ак каланың ак моңы» әсәре);
2 нче урын — Хаҗиәхмәтова Әлфия Мирзанур кызы («Офыкларда ак томан» әсәре);
3 нче урын — Ибраһимов Хәбир Кәбир улы ( «Чаллы күз яшьләренә…ышана» әсәре).
Хикәя:
Рус телендә:
1 нче урын — Зиһаншин Булат Җәүдәт улы («Город, с которым разговаривают моторы» әсәре);
2 нче урын — Аникин Владимир Васильевич («Сумеречные Челны» әсәре);
3 нче урын — Яһудин Марс Нәфыйк улы («Город верил в меня» әсәре).
Татар телендә:
1 нче урын — Ибраһимова Лира Кадыйм кызы («Кем шалтыратты?» әсәре);
2 нче урын — Хәмидуллина Роза Галимулла кызы («Сагыну…» әсәре);
3 нче урын — Бадыйкова Айзирә Әсләхетдин кызы («Өчәү» әсәре).

«Шигърият» номинациясе
Поэма:
Рус телендә:
Жюри карары буенча 1, 2 нче урыннар беркемгә дә бирелмәде.
3 нче урын — Тимофеева Лидия Ивановна («Звездный рейс» әсәре).
Татар телендә:
1 нче урын — Сираева Лилия Фәис кызы («Ярда» әсәре);
2 нче урын — Нуриева Гөлназ Рафис кызы («Туган йортым — Ак кала» әсәре);
3 нче урын — бирелмәде.
Шигырьләр циклы:
Рус телендә:
Жюри карары буенча 1, 2, 3 нче урыннар беркемгә дә бирелмәде..
Татар телендә:
1 нче урын — Зиһаншина Рәмзия Сөләйман кызы («Язлардан, җәйләрдән сукмагым…» әсәре);
2 нче урын— Якупова Сирень Мөхиббулла кызы («Җилләр кисешкән урында…» әсәре);
3 нче урын — Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы ( «400 еллык тарихы бар шәһәремнең…» әсәре).

Бәйгенең нигезләмәсенә ярашлы рәвештә лауреатлар акчалата бүләкләр һәм истәлекле дипломнар алды. 
Бәйге үзенең төп бурычын уңышлы гына башкарып чыкты — шәһәрнең хәзерге заман әдәби образын тудырды һәм Яр Чаллы турында язучы авторларның иҗат көченә теләктәшлек итте. 

Поделиться: