«Мәдәни инициатива/креатив индустрияләрдә лидерлык» программасы

2020 елның 26 октябреннән 29 ноябренә кадәр «Сенеж» идарә остаханәсе һәм Universal University тарафыннан оештырылган «Мәдәни инициатива/креатив индустрияләрдә лидерлык» программасы уздыру планлаштырылган. 

Программаның максаты –  Россиянең иҗади индустрияләре лидерларын укыту. Программа катнаш форматта – белгечләр һәм менторлар белән онлайн-модульләр, шулай ук Мәскәү шәһәрендә турыдан-туры модульләр буларак үткәрелә. Креатив индустрияләр лидерлары белән берлектә социаль инициативаларның мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге мәсьәләләре, актуальлеге һәм перспективасы билгеләнәчәк. Этаплап креатив проектлар концепциясе җыелачак, шуннан соң модульара этапта тест үткәреләчәк һәм ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Шулай ук онлайн-инкубатор вакытында булдырылган мәдәни проектлар концепциясе эшләнеп бетәчәк, фокус-төркемдә проектлар гипотезасы тикшереләчәк, ментор белән сораулар буенча фикер алышачаклар һәм Мәскәүдә узачак модульдә булачак финал эшләрне яклау әзерләнәчәк. 

Фестивальдә Россиянең төрле почмакларыннан актив һәм иҗади, яшь һәм тәҗрибәле, проектны үз шәһәрләрендә башлап җибәрергә теләүче креатив индустрия белгечләре катнаша ала. 

Программа түбәндәге номинацияләрдә узачак: дизайн һәм мода, архитектура һәм урбанистика, заманча сәнгать, медиа (фото һәм видеоконтент), музыка, башкару сәнгате (театр, бию, перфоманс), вакыйгаи һәм мәдәни туризм, компьютер уеннары ясау һәм  компьютер графикасы.

Программада катнашу өчен https://cultureleaders.ru/ рәсми сайтында 25 октябрьгә кадәр анкетаны тутырырга һәм өстәмә материаллар: хат, проектның миссиясе, шәһәр яки төбәк өчен аның әһәмияте турында сөйләүнең видеоязмасы һәм анкетада күрсәтелгән таләпләргә ярашлы рәвештә проектның презентациясен җибәрергә. 

Тулырак https://cultureleaders.ru/ сайтында укый аласыз.

 

Поделиться: