Профсоюз комитеты хезмәткәрләрне язның беренче бәйрәме белән котлады

 

Язның иң ямьле һәм матур бәйрәме якынлашканда, 7 март көнне китапханәләр системасының профсоюз комитеты хезмәттәшләрне Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән тәбрикләде. Гадәттәгечә, китапханә профсоюзы кызыклы программа әзерләгән иде. 

Чара башында китапханәнең директоры Гайнуллина Венера Марсиловна китапханә хезмәткәрләренә юбилей даталары белән бәйле рәвештә рәхмәт хатлары тапшырды. Профсоюз комитеты рәисе Р.Д.Салихова барысын да якынлашып килүче Яз, мәхәббәт һәм өмет-ышанычлар бәйрәме белән котлады, сәламәтлек, иминлек, язның үзе сыман җылы, шатлык-куанычлар белән тулы тормыш теләде.

Шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан видеокотлаулар, шигырьләр, җырлар һәм хәтта биюләр әзерләнде. Чара бик күңелле һәм кызык узды. Аннан соң, профсоюз әгъзасы булган барлык хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды. 

 

Поделиться: