«Китапханә тарихы мультимедиаформатта»: һөнәри бәйге (18+)

Бесплатно

2022 елның  1 февраленнән 20 сентябренә кадәр Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, китапханә традицияләрен саклау һәм аларны мультимедиа чаралары ярдәмендә алга җибәрү максатында, «Китапханә тарихы мультимедиаформатта» дигән һөнәри бәйге уздыра. 

Бәйгедә катнашу өчен, Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ структур бүлекчәләренең китапханә белгечләре чакырыла. Бер катнашучыдан (индивидуаль яки коллектив белән) бәйгегә бер эш кабул ителә. 
Бәйгегә теләсә нинди техник чаралар ярдәмендә төшерелгән һәм ясалган, тематикага һәм номинациягә туры килүче видео эшләр тапшырыла. 

Бәйге түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла:
• «Шәһәр үзәк китапханәсенең иң яхшы мультимедиалы эше»;
• «Балалар китапханәләре арасында иң яхшы мультимедиалы эш»;
• «Җәмәгать китапханәләре арасында иң яхшы мультимедиалы эш».

Бәйгедә җиңүчеләр һәр номинациядә I, II, III урыннар өчен Дипломнар белән бүләкләнә. Призлы урыннар алмаган катнашучылар Катнашучы сертификаты алачак. 
Бәйге нәтиҗәләре турында мәгълүмат һәм эшләр работы «ҮКС» МБУ сайтында һәм реклама максатында Үзәк китапханәнең реклама-мәгълүмат экранында трансляцияләнәчәк. 

Телефон: 71-40-88
Е-mail: library-oa@mail.ru

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: