Һөнәри бәйге җиңүчеләрен котлыйбыз! (18+)
Чаллы шәһәре «ҮКС» МБУ Үзәк китапханәсенең автоматлаштыру бүлеге оештырган «Китапханә тарихы мультимедиаформатта» дигән һөнәри бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Жюри, нәтиҗә ясап, һәр номинациядә җиңүчеләрне ачыклады: «Балалар китапханәләре арасында иң яхшы мультимедиа эше» номинациясендә бүләкләнүчеләр: 1 нче урын – 8 нче санлы китапханә «Җәмәгать китапханәләре арасында иң яхшы мультимедиа эше» номинациясендә бүләкләнүчеләр: 1 нче урын – 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Бәйгегә нәтиҗәләр ясаганда жюри карары буенча өстәмә номинацияләр бирелде: «Алтын формуляр» номинациясендә җиңүче – шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлеге. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм бәйгенең барлык катнашучыларына рәхмәт җиткерәбез! Җиңүчеләрнең бәйге эшләре бәйгедә катнашучыларның битләрендә басылып чыгачак. |