ХХI гасыр һөнәрләре (12+)

Тормыш юлында һәр кешегә берничә мөһим сайлау алдында калырга туры килә. Шуларның берсе – һөнәр сайлау. Күңелгә хуш килгән, яраткан эшне табу өчен, беренче чиратта, дөньяда нинди һөнәрләр, белгечлекләр барлыгы турында белергә кирәк. 7 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә узган «ХХI гасыр һөнәрләре» исемле турнир да шуңа багышланды.

Турнирда берничә бәйге үткәрелде. «Һөнәрләр турында табышмаклар», «Эшчеләр турында мәкальләр», «Тасвирлаган буенча һөнәрне таны», «Белгеч нәрсә белән шөгыльләнә…», «Климов системасы буенча һөнәрләр яисә кеше һәм эшчәнлек объекты», «Һөнәри сүзлек», «Алфавит» һәм башка ярышларда бик теләп катнашты балалар. Укучылар үзләре өчен бик күп  яңа һөнәрләр ачты, шаян сорауларга юмор белән җавап бирде, гамәли биремнәрне зур кызыксыну белән үтәде.

Поделиться: