«Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проекты

Чаллы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 14 нче санлы китапханәсе РФ Мәдәният министрлыгының 2026 елда балалар мәдәни-агарту үзәкләре булдыру һәм мәдәният учреждениеләрен модернизацияләү буенча Бөтенроссия бәйгесе җиңүчесе булды. Россиянең 80 төбәгеннән килгән 470 гариза арасыннан бары тик 100 учреждение сайлап алынды, алар арасында 14 нче санлы китапханә дә бар иде. 

IMG-20250521-WA0007
9ioYvBfrLgnAv4pRU-kRecErfmlFoQ5-DiwGHxuo4UyIIwF0A-iY_o736nZyya7RzHzCxwsmJmf84zcpotVvfWtY
ieV3LOERP_OPtmR1FYaUKNc6ngnewRbpYNXDqv0eZ3hw4F-fQRO_8VYuW1WgapgvLZ1OLclC2cq3ZiZJT37Q6i3g
pklNwWnR9cjmhzbMOjEiZUGw20SbgLhP22u83lSKwabfQz9CUzmPm4pY26z5Ynr2a7YHDwNeqlWtBklwOnaqsCZ7
xl-CxZdGqe9bSr0tllrDkdY-JUHH6SaB8rn7qxAKWT1FmUKwCuljoHYbQXBjc6mH81lDif8a5DchXlGv8FSAV_3k

«Китапны җанландыр» китапханәдә скрайбинг» проекты 8-11 яшьлек сәламәт һәм начар күрүче балаларны бердәм клублар һәм белем бирү чаралары ярдәмендә иҗатка һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру барышында 12 чара, шул исәптән скрайбинг һәм ком анимациясе технологияләре буенча дүрт мастер-класс узды, биш видеоролик ясалды, эре шрифт белән китап күргәзмәсе үткәрелде һәм курчак театры спектакле күрсәтү оештырылды. Алынган грантның гомуми суммасы 4 миллион 41 мең сум булды, аларның 2 миллион 950 мең сумы федераль бюджеттан бирелде, калган сумма Татарстан республикасыннан бүлеп бирелде. Бу акчалар китапханәнең материаль-техник базасын яңартуга, җиһазлар һәм техник чаралар сатып алуга, китапханә фондын яхшырту һәм кадрлар әзерләүгә тотылачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: